«Илһам алиһәләре»: шигърият кичәсе (18+)

19 март көнне 3 нче санлы китапханәдә «Огонек» өлкәннәр клубы әгъзалары өчен Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Илһам алиһәләре» дигән шигърият кичәсе үткәрелде.

Шигърият дөньяга яңача карарга мәҗбүр итә, йөрәктә җыелган хисләрне белдерергә мөмкинлек бирә. Кешенең яраткан шагыйре булмаска да мөмкин, әмма һәркемнең үзен битараф калдыра алмаган берәр шигырь бардыр. Безнең тормышны шигърияттән – Тукай, Пушкин, Җәлил, Ахматовалардан башка күзалдына китереп булмый. Сүз көче үз артыннан ияртүче һәм күзаллавыбызны үзенә буйсындыручы аерым бер энергиягә ия. 
Китапханәчеләр тыңлаучыларга бәйрәмнең тарихы, төрле буын шагыйрьләрнең иҗаты турында сөйләде. Шигърият сөючеләрне яраткан классик шигырьләр тупланмасы һәм хәзерге заман авторларының яз, мәхәббәт, туган як турында шигырьләре көтте. Катнашучылар тамашачы ролендә генә булып калмады, ә үзләре дә Ф. Яруллин, Х. Туфан, И. Юзеев кебек танылган шагыйрьләрнең яраткан шигъри юлларын бик теләп укыды. Чаллы авторлары Г.Шаһи, Ә.Ситдыйкова, З.Минһаҗева, К.Сибгатуллиннарны да игътибардан читтә калдырмадылар. Чарага килүчеләр соңгы юллары буенча әсәрләрнең исемнәрен атадылар, портретта кайсы шагыйрь сурәтләнгәнен таныдылар, Р. Вәлиев, Р. Миңнуллин, Г.Зәйнәшева һ.б. шигырьләренә язылган җырларны башкардылар. Шигъри сүз белән очрашу укучылар күңелендә озак сакланыр, аларга дөньяның матурлыгын тоярга, аларның эчке дөньясын баетырга ярдәм итәр дип ышанып калабыз.  
Шигърият көненә китапханәдә «Ач, шигърият, серләреңне» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: